Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Илсур Һадиуллин: Татарстан мәктәпләрендә өч меңнән артык мигрант баласы белем ала

0

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәктәпләрендә өч меңнән артык мигрант баласы белем алуын әйтте.

«Барыннан да бигрәк алар Казанда, Чаллыда белем ала. Күпчелеге, 85 проценттан артыгы, рус телен яхшы белә. Калган балалар белән рус теле һәм әдәбияты укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре рус телен укыту буенча өстәмә дәресләр үткәрделәр. Бу процесс әле дәвам итәчәк», - дип сөйләде ул Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, беренче сыйныфка укырга кабул итү өчен мигрант балаларына рус телен белү-белмәүгә тестлар үткәрәчәкләр. «Бу 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, федераль закон таләпләре шундый. Бөтен Россидә тест тапшыру механизмын РФ Мәгариф министрлыгы эшләячәк, ә бәяләү критерийларын – Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор). Әлегә документлар әзер түгел», - диде Илсур Һадиуллин.

«1 сыйныфка балаларны кабул итә башланганчы 1 апрельгә кадәр барлык документларны алырга өметләнәбез. Мәктәпләр хәзер дә эш алып бара. Августтан балалар, шул исәптән мигрантлар, әзерлек курсларына языла. Микрорайон мәктәпләрендә рус телен белү дәрәҗәсе буенча төрле төркемнәр оеша. Республика мәктәпләрендә бер генә балага да белем бирүдән баш тартмаслар дип уйлыйм, чөнки аларны алдан әзерләячәкләр. Без барлык балаларның да тест узуын, рус телен белүен телибез, шуңа күрә әзерлек эшләре алып барыла», - дип аңлатты министр.

Илсур Һадиуллин 1 сыйныфларга балаларны кабул итү 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәген әйтте. «Бу чорда студентлар, остазлар, педагогик хезмәт ветераннары да мигрант балаларына рус телен өйрәтә ала. Мөгаен, укытучыларны беркетербез яки пунктлар ачарбыз. Әмма әлегә механизм юк. Мигрант балаларының безнең мәктәпләрдә рус телен белем алуларын телибез», - дип йомгаклады ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

«Не говорите об этом моему парню». Арина Соболенко рассказала, что больше всего любит в жизни






Стала известна причина ареста экс-замглавы правления «Роснано» Подольского

Александр Петров купил дом после продажи квартиры в центре Москвы

Дистрибьюция Музыки в России. Сайт дистрибьюции музыки.

Соратник Чубайса арестован в Москве: Суд выбрал меру пресечения экс-замглавы "Роснано"