Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азнакайда чаңгы спортын яратучы гаиләләр көч сынашты

0

Азнакай чаңгы базасында гаилә командалары катнашында чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара илебез буенча игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы»на багышланды. Анда барысы 10 гаилә катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Ильмира Шәрифуллина яза.

Спортчыларны район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләп, һәммәсенә дә уңышлар теләде.

Ярышларның шарты буенча, команда составында 18 яшькәчә булган малай яки кыз һәм аның әтисе яки әнисе (60 яшькә кадәрге бабасы яки әбисе) катнаша алды. Ярышлар дүрт йөгерешне үз эченә алды. Балалар да, өлкәннәр дә үз гаиләләрен алга чыгару өчен бар көчләрен куйды.

Нәтиҗәдә, Халиковлар гаиләсе җиңү яулады. Шакировлар командасы икенче урынга чыкты, өченче урынны тагын бер Шакировлар гаиләсе яулады, дүртенче урын Җамалиевларга бирелде.

Җиңүчеләргә медаль, дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Чаңгычылар биредә ГТО нормативларын да тапшыра алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Маск поддержал бойкот интервью Джоковичем на Australian Open






«Сдуваемся»: шесть простых и приятных процедур, помогающих от отеков

Авиакомпании «Россия»: рейс FV6850 Гавана — Москва вылетел с Кубы в 00:24

«АТОЛ Онлайн»: Продавцам возвращают каждый 14-й подарок на Новый год

"Яндекс Аренда": средняя цена съемных квартир в России подешевела почти на 2%