Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Аксубайда «Герой гаиләсе» проекты кысаларында хәрбиләрнең гаиләләре фотога төште

0

Аксубайда «Герой гаиләсе» проекты кысаларында фотога төшү оештырдылар. Проектның Ватанны саклаучы елында старт алуы символик булып тора. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Фото проектны махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Россия Кораллы көчләре офицерының хатыны Татьяна Крайнова җитәкчелегендә «Ватан сакчылары фонды» оештырды.

«Герой гаиләсе» проектында районның 17 гаиләсе — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, балалары, хатыннары, бертуганнары, шулай ук өйдә булган ике хәрби дә катнашты.

Оештыручының идеясен фикердәшләр – фотографлар Анастасия һәм Дмитрий Дмитриевлар гаиләсе, визажист Наталья Петрова хуплаган. Төшерү өчен фотостудияне Эльвина Краснова тәкъдим иткән.

Проект кысаларында геройларның хатыннары, әниләре, әтиләре хәтта әбиләре дә яклаучының кителендә һәм бүләкләре белән төштеләр. Фотога төшүгә яклаучыларның балалары да килде. Алар арасында әтисен башка беркайчан да күрмәүче балалар да бар иде, әмма бу көнне алар горурлык белән әтиләренең кителен киеп карады, аның орденнарын һәм медальләрен кулларына алды. Һәлак булганнарның туганнары үзләре белән яклаучыларының фотоларын да алып килде.

Фотостудиягә һәр гаилә үзенең фикерләре һәм хисләре, әмма бер максат белән – үз геройлары турында сөйләү, яу кырында булган хәрбиләрне хуплау һәм һәлак булганнарның батырлыгы алдында баш ию өчен килде. Геройларның һәр гаиләсенең – үз тарихы. Әмма алар барысы да бу елның, һичшиксез, Җиңү елы булачагына ышана!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

Анна Курникова оказалась в инвалидной коляске. Секс-символа тенниса просто не узнать






13 февраля состоится онлайн-конференция компании e-staff «Автоматизация подбора персонала 2025»

Суд в Москве арестовал троих топ-менеджеров «Роснано» по делу о злоупотреблении полномочиями

Добавьте музыку к вашему плаванию

В МИДе назвали некорректными акценты генсека ООН в выступлении о жертвах холокоста