Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда яңа илкүләм проектлар буенча ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзеләчәк

0

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» илкүләм проектлары буенча ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзеләчәген әйтте.

«Чаллының «Мәләкәс аръягы» микрорайонында һәм Казанның «Лето» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр барлыкка киләчәк. 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасын Татарстан Республикасы Питрәч районы Көек авылында һәм 260 урынга исәпләнгән Татарстанның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә төзиячәкләр», – дип сөйләде министр Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, федераль программа буенча ун мәктәп ремонтланачак. «Алар Казанда, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Теләче районнарында урнашкан. Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласында ике балалар бакчасына ремонт ясалачак. Республика программасы буенча 18 мәктәптә һәм тугыз балалар бакчасында ремонт ясалыр дип көтелә. Быел республиканың 74 мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланачак һәм җиһазландырылачак», – диде Илсур Һадиуллин.

«Республика программасы буенча мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 500 млн сум ресурс үзәкләрен, Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең уку корпусларын ремонтлауга юнәлдереләчәк. Тулай торакларны ремонтлауга 442 млн сумга якын акча тотылачак. Барлык программалар да республиканың мәгариф системасы инфраструктурасын яхшыртуга корылган», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Турнир по Counter-Strike 2 с призовым в $1 млн пройдет в Австралии






Евгения Лясникова в Третьяковской галерее: открытие выставки «Искусство в глазах смотрящего»

Дмитрий Губерниев: «Вяльбе превратилась в абсолютно нерукопожатного персонажа. У меня нет никакого желания говорить про эту девушку»

«Дорвавшиеся учат»: Гордон ответила Брухуновой, высмеявшей любительниц фейковых сумок

Паралич лица. Операция за 550 тысяч спасёт зрение и вернёт улыбку Валентину