Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кукмарада чаңгы шуганда җитди имгәнгән кызны Республика клиник хастаханәсенә китерделәр

0

Татарстанның Кукмара районында чаңгыда шуган вакытта имгәнгән 21 яшьлек кызны санавиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, 19 гыйнварда чаңгы шуган вакытта кыз агачка бәрелгән. Нәтиҗәдә, аның баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган, үпкәсе һәм йөрәгенә зыян килгән.

«Шул ук көнне Татарстанның Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы Сергей Огурцов, җәрәхәт алганнан соң кызда барлыкка килгән гематомага операция ясау өчен, Кукмара Үзәк район хастаханәсенә килде. Бу алга таба пациентны Казанга күчерергә мөмкинлек бирде», - дип белдерделәр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсендә травматологлар кызның ботына операция ясаган һәм аны 4че реанимация бүлегенә күчергән.

Кыз инде аңына килгән һәм мөстәкыйль рәвештә сулый. Аны бүлеккә күчерергә ниятлиләр.

Фото: © РКБ матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова уступила Соболенко в ¼ финала Australian Open






Рябков: отношения с США после инаугурации Трампа будут непредсказуемыми

Члены ВОЕННО-ТЕХНИЧЕСКОЕ ОБЩЕСТВА передали российским бойцам на Запорожском направлении транспорт и медикаменты

Плавучий СПГ-завод Gimi FLNG получила первый газ с проекта GTA

Мать оставила ребенка-инвалида в столовой и ушла устраиваться на работу в Москве