Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы «Югары Ослан» муниципальара бүлеге яңа бинасында булды

0

Бүген Югары Ослан авылында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең яңа административ бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Административ бинадан тыш, территориядә 7 автомобильгә гараж, 5 махсус машина өчен түбә, контроль-үткәрү пункты, кинология хезмәте бинасы төзелгән. Ике катлы административ бинаның гомуми мәйданы 5,5 мең квадрат метрдан артып китә. Объект республика бюджеты хисабына төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов дежур частьне, вакытлыча тоту изоляторын, тоткарланучылар өчен бүлмәләрне, гражданнарны кабул итү залын, ЮХИДИ блогын һәм музей залын карады. Республика Рәисенә хәбәр ителгәнчә, объектта хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәткәрләрне һөнәри әзерләү, шәхси состав белән дәресләр һәм киңәшмәләр үткәрү, хезмәт автотранспортын урнаштыру, хезмәт этләрен тоту, шулай ук гражданнарны кабул итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Функциональ билгеләнеш буенча барлык бүлмәләр дә кирәкле җайланмалар, көнкүреш һәм оештыру техникасы, милекне һәм документацияне саклау өчен стеллажлар белән җиһазландырылган. Шулай ук 4 ут позицияле тир һәм физкультура залы бар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хокук саклау структуралары хезмәткәрләрен яхшы хезмәт шартлары белән тәэмин итү – хакимият органнары өчен иң мөһим бурычларның берсе. «Татарстан полициясе Россия Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы бүлекчәләренең берсе булды һәм булып кала», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, республика эчке эшләр органнарына кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән административ биналарны реконструкцияләү һәм төзү өлкәсендә ярдәм күрсәтә.

«Бүгенге ачылыш - мондый эшнең ачык мисалы. Яңа бинада заманча һәм уңайлы шартларда хезмәт итү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар. Бу коллектив өчен генә түгел, тулаем район халкы өчен дә мөһим вакыйга», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Югары Ослан эчке эшләр бүлегенең аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Җәй көне район халкы дача һәм бакча бистәләре хисабына дистәләгән тапкырга арта, күп казанлылар бирегә ял итәргә килергә омтыла. Татарстан Рәисе башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатын югары бәяләде, шулай ук полиция хезмәткәрләренә уңышлар теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды, шулай ук бүлеккә яңа эш автомобилен тапшырды.

Дамир Садретдинов республика җитәкчелегенә эчке эшләр органнарының матди-техник базасын ныгытуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Сколько заработала Елена Рыбакина на Australian Open-2025






Рябков заявил об окне возможностей для договоренностей с новой администрацией США

В столице утвердили план долгосрочного развития главного выставочного комплекса страны

Ньямси: «Возможно, в России изначально люди более закрытые, чем во Франции, но когда вы знакомитесь ближе…»

Фонд «Защитники Отечества» продолжает конкурс эскизов памятника героям СВО