Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Урманчылыкка эшкә урнашачак яшь белгечләргә 500 мең сумга кадәр акча түләячәкләр

0

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Бүген республиканың урман тармагында 2,5 меңнән артык кеше хезмәт куя, аларның күбесе – ир-ат. Эшчеләрнең уртача яше – 43 яшь.

«Безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе – тармак өчен яшь кадрлар әзерләү. Татарстанда профориентация эшенең искиткеч моделе – мәктәп урманчылыклары сакланган һәм үсеп килә. 174 мәктәп урманчылыгы 2 меңнән артык укучыны берләштерә», – диде Кузюров.

Кадрларны 1921 елда нигез салынган Лубян урман-техника көллияте әзерли. Эшләү дәверендә ул 9 меңнән артык белгеч чыгарган. Моннан тыш, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты да белгечләр әзерли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада «Татарстан Республиканың урман хуҗалыгын үстерү» программасы эшли. Аның ярдәмендә яшь белгечләргә ярдәм итү өчен ел саен төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирелә. 2020 елдан бирле бу программа буенча 31 белгеч ярдәм алган. 2025 елдан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство оешмаларына эшкә урнашканда югары һәм урта уку йортын тәмамлаучыларга 500 мең һәм 300 мең сум акча биреләчәк.

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Ковалев тармакта хезмәт хаклары 20-30 процентка артты дип сөйләде. Тик тулаем алганда алар икътисад буенча уртача дәрәҗәгә җитми.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Алькарас: Уезжаю из Австралии с гордо поднятой головой






Специалисты рассказали, что для видеомэппинг ровный экран не нужен

Булыкин: «Европе много чего можно перенять от России. Москва уже где-то даже перегнала европейские страны»

«Нефтехимик» дома забил два быстрых гола «Витязю»

В Щелкове после капитального ремонта откроется средняя школа № 21 к 1 сентября