Татарстанда урыны белән буран чыга, иртән салкын була, көндез җылыта
Җомга көнне, 24 гыйнварда, Татарстанда көндез бераз кар явачак, кайбер районнарда буран булуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 6-11 метр булыр дип көтелә, әмма урыны белән секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Иртән һава температурасы -11..-16 градуска кадәр төшәчәк, әмма көндез бераз «җылырак» була, һава температурасы -7..-12 градус фаразлана.
Шул ук вакытта синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтте.