Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгын бәйрәм итә

0

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә. Биредә ул Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багышланган чарада катнашты. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

Васил Шәйхразыев чара кунакларын сәламләде һәм оешманы чын күңелдән әлеге вакыйга белән котлады. Ул автономиянең ике дистә ел эчендә башкарган эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Шулай ук чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Түбән Новгород өлкәсенең Төбәк һәм муниципаль сәясәт министры Павел Карасаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Округ җыенына җыелган оешмаларның вәкилләре һәм Түбән Новгород өлкәсе татарларының күренекле вәкилләре катнашты.

Түбән Новгород татарлары тарихында иң мөһим адым 2004 елның июлендә ясала – «Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» оештырыла. Ул бөтен Түбән Новгород өлкәсе татарларын берләштерә. Автономия Түбән Новгородтагы «Туган як» иҗтимагый хәрәкәте, Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендәге татарларның җирле милли-мәдәни автономияләре нигезендә төзелгән.

Хәзерге вакытта «Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешма булып тора, аның эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән. Ул үз тарихы, мәдәнияте, теле белән горурланган һәм Түбән Новгород җирендә тормышлары файдалы һәм кызыклы булсын өчен уртак көч куйган татарларны берләштерә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Алькарас: Уезжаю из Австралии с гордо поднятой головой






Юлиана Княжевская: Многофункциональный торговый центр появится в районе Бекасово

Флаг России поднят в Великой Новосёлке

В кластере «Слава» тестируют генератор морского воздуха

Огненные афанасьевские итоги 2024 года