Лениногорскиның Сугышлы авылы мәчетендә хәрби операциягә багышланган Коръән мәҗлесе булды
Лениногорск районы Сугышлы авылы мәчетендә хәрби операциягә багышланган Коръән ашы уздырылды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Сугышлы һәм Юлтимер авылларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, һәлак булганнарның якыннары, авыл аксакаллары, зиратлар өчен җаваплы авыл агайлары, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнашты.
Сугышлы һәм Юлтимер авылының ханымнары хәрби операция өчен 2 ел дәвамында маскировкалау челтәре үрә, алар да бу мәҗлескә чакырулы иде. Моннан тыш Лениногорскидан «СВОих не бросаем» волонтер төркеме җитәкчесе Светлана Салихованы чакырганнар. Әлеге волонтер төркем белән Сугышлы арасында хезмәттәшлек җайга салынган. Авылдагылар волонтер төркемгә ярдәм күрсәтә.
Коръән мәҗлесендә хәрби операциядә һәлак булганнар рухына дога кылынды, хәзерге вакытта фронтта булганнарның тизрәк туган якларына кайтуын сорап, ил-көннәргә тынычлык теләп, дога кылдылар.
Авыл башлыгы Альбина Зиатдинова әйтүенчә, шушы чараны башкарып чыгарга Сугышлы һәм Юлтимер имамнары – Сәгыйть хәзрәт һәм Шәүкәт хәзрәт, клуб, китапханәдә эшләүчеләр, Резедә апа Кәлимуллина ярдәм иткән.
«Аларга зур рәхмәт. Ә инде рәхмәтләрнең иң олысы Рәйсә һәм Илдус Сәитовлар гаиләсенә. Алар шушы мәҗлеснең табыннарын мул ризыклы итеп, төзеп, оештырып, җыештырып йөрде. Геройларча һәлак булганнар рухы шат булсын. Хезмәт итүчеләр тиз арада кайтсыннар, дөньяда тынычлык урнашсын», - ди авыл башлыгы Альбина Зиатдинова.
«СВОих не бросаем» волонтер төркем җитәкчесе Светлана Салихова маскировкалау челтәре үрүдә өлеш кертүче хатын-кызларга Рәхмәт хатлары тапшырган.