Татарстан Фотографлар берлеге хәтер һәм кадер кичәләре үткәрә башлады
Татарстан Фотографлар берлегендә үткән беренче хәтер һәм кадер кичәсе Казанның легендар «Тасма» фототөркеме әгъзасы, танылган фотограф Борис Давыдов истәлегенә багышланды. Чарада ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры, ТР атказанган архитекторы Розалия Нургалиева да үз фикерен җиткерде.
«Мин республика фотографларының җыелуына, шундый матур кичәләр һәм очрашулар үткәрүләренә шатмын. Әлбәттә, безнең хыялда фото һәм кинокүргәзмәләр үткәрү өчен зал булуы. Фотографларның һәм кинематографистларның үз галереяләре булырга тиеш. Бу сорауны күтәрергә кирәк! Борис турында әйткәндә, ул үз һөнәренең остасы булды, бик җылы күңелле иде. Бергә Казанның пассаж, булачак Композиторлар союзы йорты янында йөрүләребез хәтердә. Архитекторларны, хатын-кызларны фотога төшерде. Фотосурәтләреннән гүзәллек бөркелеп тора иде», – дип сөйләде Розалия Нургалиева.
Кызганыч, кичә барышында Давыдовның замандашлары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм билгеле фотограф Рамил Гали искә алуынча, аның шәхси тормышы бик катлаулы булган. Борис Давыдов вафатыннан соң фотоархивы чүплеккә ташланган. Ләкин фотоларны саклап калып булган.
Кичәне фотограф Риф Якупов алып барды. Ул Борис Давыдовның Татарстан һәм Грузия районнарына бергәләп барганда төшерелгән 56 эшен, шулай ук «Хатын-кыз портреты» һәм «Рәшәткәләр» серияләреннән фосурәтләрен күрсәтте.
«Әлбәттә, без өлкән буын, Советлар Союзы дәверендә үк фотосәнгать үсешенә үз өлешләрен керткән фотографларыбызның истәлекләренә хәтер кичәләре үткәрергә тиешбез һәм алга таба да бу эшчәнлек дәвамлы булачак», – дип сөйләде ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова.
- Борис Давыдов – Казанда туып-үскән. Казанның баш архитектура-планлаштыру идарәсендә фотограф булып эшләгән.