Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Думасында роллыга һәм сушига ГОСТ кертергә тәкъдим иттеләр

0

Россиядә роллыга һәм сушига ГОСТ кертергә телиләр. Росстандарт җитәкчесе Антон Шалаевка бу инициатива белән РФ Дәүләт Думасының Төбәк сәясәте комитеты рәисе Алексей Диденко мөрәҗәгать иткән. «Известия» газетасы шул хакта яза.

Парламентарий үз мөрәҗәгатендә япон ашларына ихтыяҗ арту белән «гражданнардан бу продукциянең сыйфатын һәм иминлеген бозу белән бәйле мөрәҗәгатьләр ешайды» дип белдерде.

Депутатта санитария нормаларын үтәмәү, сыйфатсыз ингредиентлар куллану һәм әзерләү процессын тиешле контрольдә тотмау белән бәйле массакүләм агулану очраклары аеруча борчу тудырган.

Өстәвенә, суши һәм роллы өчен кулланыла торган продуктлар (балык, диңгез продуктлары, йомырка һәм башкалар) еш кына термик эшкәртү узмый, һәм бу кулланучылар сәламәтлеге өчен куркынычны арттыра, дип өстәде Диденко.

Хәзер суши һәм роллы әзерләүгә таләпләр җәмәгать туклануы өчен шартлар һәм нормалар белән көйләнә. Шуңа күрә депутат бу ризыклар өчен сыйфатка, әзерләү технологияләренә һәм санитария нормаларына конкрет таләпләр билгели торган ГОСТ булдырырга тәкъдим итте.

Идея авторы басмага белдергәнчә, яңа ГОСТ кертү ингредиентларга, әзерләү технологияләренә һәм саклау шартларына бердәм таләпләр булдырырга ярдәм итәчәк. Әйтик, суши өчен кулланыла торган балык яңа тотылган, ә паразитар авырулар ихтималын булдырмас өчен дөрес эшкәртелгән булырга да тиеш, дип аңлатты Диденко.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джокович снялся с полуфинального матча со Зверевым на Australian Open — 2025






Путин удивился средней зарплате в 160 тысяч рублей в Москве

Наталья Сергунина: Для москвичей запустили дистанционный курс по открытию своего бизнеса

Сергей Собянин: Уже более 450 услуг и сервисов доступно на портале mos.ru

Клещи в Москве могут проснуться раньше, но пока они спят