Казан һәм Түбән Кама аэропортында һава судноларын кабул итүгә чикләү гамәлдән чыгарылды
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Алар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән иде.
«Һава суднолары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропортлар хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрде - бу төп өстенлек», - дип сөйләделәр Росавиациядә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, чикләүләр бүген иртән БПЛА һөҗүме куркынычы булу сәбәпле кертелде.