Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Саратов өлкәсе Ершов шәһәрендә мәчет янында мәдрәсә ачылачак

0

Саратов өлкәсе Ершов шәһәрендә мәдрәсә төзелеше тәмамланып килә. Ул биредәге мәчет территориясендә урнашкан. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ершов шәһәре имамы Мөхәммәд хәзрәт Хутиев сүзләренчә, төзелеш эшләре 2021 елда ук башланган. Бүгенге көндә мәдрәсәнең каркасы, түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре бар. Моннан тыш, электр үткәрелгән һәм эчке эшләре өлешчә тәмамланган: стеналар штукатурланган һәм җылы идән җәелгән.

Мәдрәсә 2025 елның язында — Рамазан аеннан соң ачылырга тиеш. Бинада 50 студент сыйдырышлы ике сыйныф һәм укытучылар бүлмәсе була. Проектны эшләүчеләр зур булмаган аш бүлмәсе турында да онытмаган. Бу укучылар өчен җылы ризык әзерләргә, ә ураза вакытында уку комплексы мәйданнарын ифтарлар, ә башка айларда мәҗлесләр өчен файдаланырга да мөмкинлек бирәчәк.

Мәчет һәм мәдрәсә тирәсендәге территория дә үзгәрә: уңайлы ишегалды, яктырткычлы койма һәм автостоянка барлыкка килә. Хәзер яңа парковка зонасына (булганы тулысынча тула) асфальт җәяргә җыеналар, Аллаһы йортына яктырткыч урнаштыру планлаштырылган.

Мәдрәсә эшли башлаганчы, Ершов мөселманнары өчен мәчеттә уза торган кичке дәресләрдә ислам дине турында белем алу мөмкинлеге бар. Анда ир-атларны һәм хатын-кызларны ислам нигезләренә һәм Коръән укырга имам Мөхәммәд-хәзрәт Хутиев өйрәтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Российские теннисистки Андреева и Шнайдер вышли в полуфинал чемпионата Австралии






Сергей Собянин. Главное за день

Калининская АЭС намерена продлить срок эксплуатации первого энергоблока

Путин: гуманитарные факультеты — основа ценностного суверенитета России

Самые высокооплачиваемые вакансии для студентов назвали в России