Түбән Новгородта «Ярминкә» мәчетен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
Бүген, 24 гыйнвар көнне, Түбән Новгородта «Ярминкә» мәчетен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 9 июлендә Түбән Новгородта әлеге мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рафик Фәттахетдинов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, өлкә хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты.
Бинаны 2027 елга, тарихи Ярминкә мәчете ачылуның 200 еллыгына төзеп бетерү планлаштырыла. Яңа мәчет меңгә кадәр кешене сыйдырачак. Территориядә административ бина булдыру планлаштырыла, анда дога кылучыларны укыту өчен өстәмә биналар, балалар мәдрәсәсе урнаштырылачак, шулай ук Ярминкә мәчете музее җиһазландырылачак