Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Рөстәм Миңнехановтан Чаллыда элемтә челтәрләрен төзү мәсьәләсен хәл итүне сорадылар

0

Чаллы – Татарстанда элемтә челтәре төзүгә җир өчен сату-алу оештырыла торган бердәнбер шәһәр. Шуның аркасында җир кишәрлеге бирү процессы озакка сузыла, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә «Мобиль ТелеСистемалар» компаниясе вице-президенты Андрей Рего. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Чаллыдагы проблема – безнең бу зур шәһәр территориясендә элемтә челтәрен актив төзи алмавыбыз белән бәйле, чөнки җир кишәрлекләрен бирү өчен аукцион формасында ачык сатуларда катнашырга мәҗбүр булабыз. Бу элемтә челтәрләрен төзү өчен нонсенс, чөнки база станциясен төзү өчен конкрет җир кишәрлегенә ешлык-территориаль планнан чыгып бер генә элемтә операторы дәгъва итә ала», – диде Андрей Рего.

Аның мәгълүматлары буенча, Чаллы халкының якынча 10 процентында элемтә сыйфаты белән проблемалар бар, чөнки операторлар челтәрләрне үз вакытында төзи алмый. Рего әлеге проблеманы хәл итүне сорап, утырышта катнашучы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Шулай ук утырышта, Татарстанда электрон хезмәтләр бик озак күрсәтелә торган районнарны да атадылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

43-летняя Анна Курникова не может передвигаться без инвалидного кресла






Весной ударят аномальные морозы сильнее зимних. Прогноз от синоптиков на март и апрель

SHAMAN и Мизулина изобразили поцелуй под крики «Горько!» в московской школе

На ВДНХ загорелся павильон номер 59

Митрополит Никандр: «Моя цель — развить то, что имеется»