Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Татарстан алгарышлы ИТ-карарлар программасына 5 млрд сум бүлеп бирәчәк

0

Татарстан «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектына өстәмә рәвештә алгарышлы ИТ-карарлар республика программасын эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза «Татар-информ».

«ИТ өлкәдә алдынгы төбәк буларак, республика алдында тармакны алга таба үстерү буенча җитди бурычлар тора. Федераль чараларга өстәп, республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән алгарышлы ИТ-карарлар программасын тормышка ашыру өчен биш ел дәвамында берәр миллиард сум бүлеп бирү турында карар кабул итәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әлеге программа биш база проектыннан һәм яңа 10 ИТ-проекттан тора дип өстәде.

«Бу программаны тормышка ашыру дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген 10 процентка күтәрергә, бюрократия гамәлләрен 15 процентка киметергә, төбәкнең тулай продуктында цифрлы икътисад өлешен 4 процентка аттырырга һәм 5 меңнән артык югары технологияле яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк», – диде Айрат Хәйруллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Медведев прекратил сотрудничество со своим тренером Симоном






В «Спартак» перешёл новый нападающий

Дело в прикусе: три неочевидные причины частых простуд

Поймай дракона за хвост: в столице проходят мастер-классы в честь Китайского Нового года

Сухумский расклад: как Абхазия готовится к президентским выборам