Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Зәйдә «исемле кирпеч» сатып алып, Изге Макарий чиркәве төзелешенә ярдәм итәргә мөмкин

0

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәрдә 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий храмында булды. Район башлыгы чиркәү төзелешенә узган ел ахырында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан рөхсәт алынуын белдерде. Бу хакта «Зәй яңалылкары» хәбәр итә.

«Проект безнең кулда. Безнең алда зур эш тора. Төзелешне өч ай эчендә башламасак, рөхсәт юкка чыгарыла. Без бу чиркәүне махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә багышлаячакбыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика активы белән очрашу вакытында мин Зәйдә төзелә торган чиркәү турында мәгълүмат бирдем. Рөстәм Нургалиевич «эчке эшләрдә булышачакмын», дип белдерде, — диде чыгышында Разиф Кәримов.

Ходай ярдәме белән тиз көннәрдә чиркәү төзелешенә керешү ниятләнә. Храмның нигезе бар. Узган елның 7 октябрендә храм нигезенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында архиерей грамотасы белән капсула салынды.

«Зәйдә узучы халык җыеннарында, хезмәт коллективлары белән очрашуларда чиркәү төзелеше хакында мәгълүмат бирелә. Бергәләп төзелешне башкарып чыгарбыз. Чиркәү төзелеше буенча урынбасарым Петр Уразайкин, район керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов зур эш алып бара. Изге Макарий храмына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Әлеге храм тарафыннан хәрбиләргә 6 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде», — дип сөйләде район башлыгы.

Һәм район башлыгы үзе исеменнән чиркәү төзелеше өчен акчалата ярдәм кертте.

Чиркәү настоятеле Александр атакай рәхмәт белдереп, чиркәү төзелеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга акча җыю аерым алып барылуын, бу көннәрдә хәрбиләргә элемтә чаралары өчен 205 мең сум акча җыелуын әйтте.

Бүгенге көндә Изге Макарий храмы төзелешенә ярдәм итергә теләүчеләр исемле кирпеч сатып ала ала. Моның белән һәр кеше үз исемен храм төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә ала.

«Чиркәү тарафыннан сертификатлар әзерләнде, алар храмның төзелешенә исемле кирпеч алучыларның барысына да тапшырыла. Бер кирпечнең бәясе 500 сумнан башлана. Исемле кирпечне Изге Макарий храмының лавкасында сатып алырга була», – ди чиркәү хезмәткәре Людмила Раева.

«Исемле кирпеч» — ул чиркәү һәм монастырьларны төзүдә күркәм православие традициясе. Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде үлгәннәр турында кайгыртучылар да сатып ала. Бу Ходай йортының стеналарына исеме язылган кешеләргә дога барып ирешү дигән сүз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сохранит место в топ-10 рейтинга ATP после вылета Шелтона в полуфинале АО






СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ ВОЗМОЖНО! И ДЕЛО А.С. ПУШКИНА. Видео! Доработка "Орешника". В.В. Путин, Д.Ф. Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Камчатка вошла в эксперимент по внедрению «дашбордов губернаторов»

В Химках отметили День студента

Три популярных молодых музыканта из Сибири в 2025