1 февральдән кайбер социаль түләүләр артачак
Балалы гаиләләр өчен кайбер социаль түләүләр 1 февральдән индексацияләнә. Бу хакта Санкт-Петербург дәүләт университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы доценты Фатыйма Ногайлиева «Прайм» агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул хакта яза.
Әйтик, ана капиталы 2024 елда планлаштырылган инфляция күләме кадәр, ягъни 7,3 процентка арта. Беренче балага (2020 елдан туган яки уллыкка алынган) ул 676 мең сум тәшкил итә, ә икенче балага — 893 мең сум, әгәр беренче балага түләү инде алынган булса 217 мең сум була. Ана капиталын тулысынча гына түгел, аны өлешчә кулланганнан соң сертификатта калганын да индексациялиләр.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме дә арттырыла. Минимум 103285 сум, максимум 1100750 сум тәшкил итәчәк. Сумма хатын-кызның соңгы ике елдагы хезмәт хакына һәм ялның дәвамлылыгына бәйле. 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 2025 елда 9227 сум, максималь күләме 68995 сум тәшкил итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда ул 1,4 тапкырга артачак, дип ачыклык кертте Ногайлиева.
Моннан тыш, 1 февральдән айлык акчалата түләү шулай ук 7,3 процентка индексацияләнә. Бушлай дарулар, транспортта йөрү, шифаханәгә юлламалар һәм башкаларны үз эченә алган социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1693 сумга кадәр арта.