Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Мөхәммәтшин БРИКС һәм ШОС яшь лидерлар премиясе лауреатлары белән очрашты

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) илләренең яшь лидерлары премиясе лауреатлары белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР Дәүләт Советы спикеры яшь лидерларны сәламләде, Татарстан һәм Россия белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстанда күп кенә халыкара чаралар уза, узган елның октябрендә Казанда БРИКС дәүләт башлыклары саммиты иң мөһиме булды. Без Россия Президентына әһәмиятле форумны нәкъ менә Казанда уздыруга ышаныч белдергәне өчен рәхмәтле. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы традициягә әверелә. Узган елның мартында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашучыларны (49 илдән 77 делегат) кабул иттек. Мондый чаралар нәтиҗәсендә яңа элемтәләр урнаша, дустанә дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр ныгый, без тагын да күбрәк хезмәттәшлек итә башладык», – диде Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада яшьләрнең инициативаларына һәрвакыт зур игътибар бирелә. 4 миллионнан артык татарстанлының 1 миллионнан артыгы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, ә бу республикабызның һәр дүртенче кешесе була.

«Бу актив республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына максималь рәвештә кертелгән. Татарстан Дәүләт Советы каршында яшьләр парламенты эшли. Шундый актив катнашу аша без яшьләребезне олы тормышка әзерлибез», - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Ул республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә аерым тукталды, Татарстанның күпвекторлы икътисады, Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

«Татарстан - күп милләтле республика, биредә 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Татарстан халыклары ассамблеясе үз җитәкчелегендә зур милли-мәдәни мохтариятләрне берләштерә. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү оештырылган. Һәр халык дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын таләп итә, һәм без барысы белән дә актив хезмәттәшлек итәбез», – дип сөйләде Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерларына Татарстанда яшәүче һәм эшләүче ватандашлары белән танышырга, алар белән элемтәләр урнаштырырга тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Российские теннисистки Андреева и Шнайдер вышли в полуфинал чемпионата Австралии






В Госдуме в приоритетном порядке рассмотрят проект об ОГЭ по двум предметам

«Аэрофлот»: самолет рейса Москва — Сочи совершил вынужденную посадку в Саратове

Крем из говяжьего жира: почему тренд из соцсетей опасен для кожи

Кристина Резцова из Подмосковья победила на пятом этапе Кубка России по биатлону