Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Әлмәт хәрбиләргә роботлар, медицина кирәк-яраклары, маскировкалау челтәрләре җибәрде

0

Бүген Әлмәт волонтерлары Курскида Һава-десант гаскәрләренең 56нчы полкы, 137нче полкы һәм 34нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы хәрбиләре өчен гуманитар йөк тапшырды.

Йөк составына роботлар, медицина кирәк-яраклары, автомобильләр өчен запас частьләр, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, кием-салым һәм аяк киемнәре, шулай ук башка бик күп нәрсәләр кергән.

«Безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүне дәвам итәбез. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ватанны саклаучылар елында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирү мөһим», – дип билгеләп үттеләр район матбугат хезмәтендә.

Хәрбиләр ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнең якта булачак», - диләр хәрбиләр видеода.

Гуманитар ярдәм җыю пункты Ленин ур., 21 йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгендә көн саен 8.00 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович снялся с полуфинала Australian Open в Мельбурне






Моторное топливо вновь подорожало в Воронежской области

Белоусов поздравил бойцов ВС России с освобождением Великой Новосёлки

МГУ отметил 270-летие торжественным собранием: Путин по традиции посетил главный университет РФ

Винер — о скандальном интервью Мамун: те, кто знает корень, возмущены её словами до предела