Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирү тәртибен гадиләштерделәр

0

Россия Хөкүмәте үзе теләп махсус операциягә баручыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирү тәртибен гадиләштерде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Үзе теләп хәрби операциягә баручылар бердәм үрнәктәге хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын гаризасыз алачак. Бу хактагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

Хөкүмәттә аңлатуларынча, сүз махсус хәрби операция барышында Россия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итү өчен хакимият органнары карары буенча төзелгән үзләре теләп махсус операциягә баручылар формированиеләренә кергән гражданнар турында бара. Таныклык хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм закон буенча тиешле ташламаларга хокукны раслаячак.

Имзаланган карар нигезендә, таныклыкларны гаризасыз тәртиптә бирү өчен хәрби часть барлык кирәкле документларны үзе теләп махсус хәрби операциягә баручы кеше хәрби учетта торган төбәкнең Хәрби комиссариатларына җибәрәчәк.

«Төбәк хәрби комиссариатлары мондый документлар алынган көннән алып 10 көн эчендә аларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерергә тиеш. Шуннан соң төбәк хәрби комиссариатлары комиссияләре таныклык бирү турында карар кабул итәргә тиеш була. Әзер таныклык хәрбинең үзенә, аның туганнарына яки ышаныч кәгазе буенча башка затларга биреләчәк», - дип хәбәр иттеләр Министрлар Кабинетында.

Билгеләп үтелгәнчә, элегрәк хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу өчен хәрбигә гариза бирергә кирәк булган. Хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирүнең гаризасыз тәртибе Президент күрсәтмәсе буенча эшләнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев опубликовал пост по итогам Australian Open — 2025






Лукашенко признался, обсуждал ли с Путиным объединение РФ и Белоруссии

Константин Опольский стал серебряным призером на Кубке России по боксу

В Израиле решили отправить посла на парад Победы 9 мая в Москве

Михаил Мурашко проверил работу медицинских учреждений в Калининградской области