Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Чирмешәндә Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесен искә алдылар

0

Чирмешәннең элеккеге район башлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр советын да җитәкләгән Минсәгыйть Шакировны искә алу чарасы узды. Лашманда аның каберенә чәчәкләр куярга күп дуслары килде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.

1948 нче елда туган Минсәгыйть Закир улының гүр иясе булуына ике ел узган. Ул 2023 елның 15 гыйнварында 75 яшендә арабыздан китте. Район үзәгендәге кафеда көйләнгән табынга мәрхүмнең авылдашлары, хезмәттәшләре, бергә эшләгән чордашлары чакырылган иде.

Чарага килгән «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Минсәгыйть Шакировның дуслары, төрле елларда күрше районнарны җитәкләгән яки җитәкләүче шәхесләр Лашман авылы зиратындагы аның каберенә чәчәкләр куйды. Кунаклар шушы авылда Минсәгыйть Шакиров исемен йөртә торган урта мәктәпне карап чыгарга да вакыт тапты.

«Моның өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бу Минсәгыйть Закир улының район өчен куйган биниһая зур хезмәтләренә хөрмәт билгесе дә», - диде район башлыгы Рамил Әйбәтов.

«Минсәгыйть Закирович районда гына түгел, республика күләмендә дә уникаль шәхес иде. Әле дә хәтерлим, күп еллар элек республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәндә сезнең районга килдем. Минсәгыйть Закировичның тәрәзәсеннән ындыр табагы, ферма бинасы күренеп тора иде. Чирмешәннең гади бер авыл икәнлеге истә калган. Ә хәзер карагыз, Чирмешән – республикада иң матур, төзек район үзәкләренең берсе. Минсәгыйть Закирович моның өчен бик тырышты. «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең бүгенге абруенда да – сезнең якташыгызның роле зур», - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Бу көнне күпләр Минсәгыйть Шакировны матур хатирәләр белән искә алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 1-й круг. Хуркач борется с Коболли, Медведев сыграет с Вавринкой, Циципас – с Майо






На северо-востоке Москвы построили дом с фасадом в стиле ар-деко

Пособие для изучения русского языка представили в Нью-Дели

«Стирать, убирать, собирать стол и ездить на метро», – молодая невеста Григория Лепса пожаловалась на жизнь в Лондоне

ЦСКА — «Авангард». Прямая трансляция: смотреть онлайн матч КХЛ