Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Олег Коробченко: Мин үзмәшгульләргә салымнарны арттырырга тәкъдим итмим

0

Үзмәшгульләр елына нибары берничә мең сум салым түли, шул ук вакытта дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән бөтен уңайлыклардан да файдалана. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татарстан 24» каналындагы «Галстуксыз интервью» программасында шулай дип белдерде һәм аларга салым йөкләнешен арттырырга тәкъдим итмәвен искәртте.

ТР вице-премьеры сүзләренчә, Татарстанда хезмәткә сәләтле 2 миллионнан артык кешенең 30 процентын – социаль һөнәр вәкилләре, 30 процентын – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тагын 30 процентын «үзмәшгульләр, микробизнес, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр» тәшкил итә.

Шуңа бәйле рәвештә, Коробченко КАМАЗда эшләүче бер хезмәткәрнең бюджетка елына 1 миллион сумга якын, нефть химиясе һәм химия тармагында эшләүчеләрнең тагын да күбрәк акча китерүен, ә «үзмәшгульләрнең 30 проценты елына берничә мең сум гына түләвен» искәртте.

«Шул ук вакытта, барысы да бертөрле уңайлыклардан, сыйфатлы юллардан, бушлай белем бирүдән (һ.б.) файдалана. Мин үзмәшгульләргә салымнарны арттырырга тәкъдим итмим», - диде министр.

Коробченко сәнәгатькә кадрлар җәлеп итү өчен, совет тәҗрибәсен үрнәк итеп алып, эшчеләр өчен преференцияләр булдырырга тәкъдим итте.

Элегрәк ТР сәнәгать һәм сәүдә министры үзмәшгульләр өчен салым ташламаларын эшче кадрлар җитмәүнең бер сәбәбе дип атаган иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев опубликовал пост по итогам Australian Open — 2025






Москвичка нашла тикающее чучело в виде птицы на балконе после ссоры с мигрантами

Воронежцам рассказали о погоде на трассе М-4 «Дон» 27 января

В военно-патриотическом центре Серпухова показали новое оборудование

«Это дикая авантюра». Барнаульский хореограф учит детей редкой форме танца