Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Тубыл педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерлиләр

0

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү курслары» дигән язмасы чыкты.

Тубыл педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар әзерли башладылар. Бер еллык курслар формасында оештырылган татар теле һәм татар әдәбияты белгечлеге буенча педагогик кадрлар әзерләүне яңадан кайтарып эшли башлаган курсларның программасы, максаты белән профессор Гүзәл Фәйзуллина таныштырды.

«Курсларның төп максаты - педагогик кадрлар әзерләү. Тыңлаучыларның татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә теория һәм практика буенча белемнәрен күтәрү, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын, яңа технолгияләрен өйрәтү. Татар юнәлешендә әйдәп баручы белгечләр тәрбияләү.

Беренче җыелышта укырга теләүчеләрне, укытучыларны, оештыручыларны педагогия фәннәре докторы, институт директоры Надежда Еговцева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

Безнең инициативаны хуплаучы, ярдәм итүче Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтлебез.

Тубыл пединститутында курслар икенче ел үткәрелә. 2023-2024 уку елында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү программасы буенча 10 тыңлаучы студент укып, программаны үзләштерделәр. 6 студентыбыз югары уку йортында төп белгечлек буенча укуларын дәвам итәләр. Бу курсларда белем алган һәм безнең пединститутны тәмамлаган яшь һөнәр ияләре урта белем бирү оешмаларына, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учрежденияләренә эшкә урнаштылар», - дип сөйләде ул.

Быел да татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар әзерләү курсларның белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен югары квалификацияле галимнәр, укытучылар хезмәт итәләр. Курсларда белем алган студентлар төрле өлкәләрдә эшлиләр, арада укытучы һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар.

Тубыл шәһәренең Александр Алябьев исемендәге сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы, рәссам-иллюстратор Асия Закорюкина: «Без татар теле һәм әдәбияты нигезләрен, татар халкының тарихын, этногенезын өйрәнәбез, милли мәдәниятебездән илһам һәм өстәмә белем алабыз. Телебезне өйрәнү - төрки халыкларның телләрен аңлау өчен бер мөмкинлек тә. Курсларны оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Тубыл тарих-архитектура музей тыюлыгында экскурсияләр оештыручы Яна Абдуллина: «Соңгы елларда Тубыл шәһәренә туристлар күп килә. Татарстаннан да килүчеләр бар. Музейда эшләгән дәверемдә мин көн саен илебез тарихының һәм мәдәниятенең күпкырлы мирасы белән танышам. Телебез, мәдәниятебез шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Яңа мөмкинлекләр ачкан курсларда белем алганыма бик шатмын», - дип сөйләде.

Бу төркемнең старосталары да сайланган. Ул «Дуслар» татар яшьләре төркеме рәисе Рөстәм Гайсин. Шулай ук ул Сабантуйда ат чабышын, спорт ярышларын оештыруда ярдәм итүче, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемнәренә багышланган стритбол ярышларын оештыручы да. Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү курслары турында: «Киләчәктә татарча аралашырга, сөйләшергә телим. Татар телен саклап калырга ярдәм итәсем килә», - диде.

Курсларның эшләп китүе белән оештыручыларны һәм тыңлаучыларны Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп директоры Әлфия Петухова, ветеран укытучы, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков котлап, эшләрендә уңышлар теләделәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Касаткина вылетела из топ-10 рейтинга WTA






СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ ВОЗМОЖНО! И ДЕЛО А.С. ПУШКИНА. Видео! Доработка "Орешника". В.В. Путин, Д.Ф. Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Целевой напор: новая система стабилизации улучшит точность наведения дронов

«Спартак» снова сильнее ЦСКА, тренер «Локомотива» разнёс судей. Итоги дня в КХЛ

В подмосковном колледже «Энергия» отметили День студента