Ташкент шәһәрендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган кичә була
Февраль аенда Үзбәкстаннын Ташкент шәһәрендә «Габделькаюм Насыйри - татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәңге сүнмәс йолдызы!» - дигән әдәби- музыкаль кичә узачак. Кичә татар халкының танылган мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, язучы, фольклорчы - Габделькаюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлана. Бу хакта Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм-каналы хәбәр итә.
Кичә 15 февраль көнне, 16:00 сәгатьтә Үзбәкстан Республикасы мәдәният Министрлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр элемтәләр буенча Комитеты залында үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.