Дәүләт Советына чит ил кешеләренә уллыкка бала бирү турында закон проекты кертелде
Татарстанда җенес алыштыру рөхсәт ителгән дәүләтләрнең гражданнарына уллыкка бала алуны тыярга телиләр. Республика Дәүләт Советына закон проектын Татарстан депутатлары кертте.
«РФ Гаилә кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә җенес алыштыру һәм шәхесне таныклаучы документларга медицина катнашыннан башка гражданнарның җенесенә кагылышлы үзгәрешләрне теркәү рөхсәт ителгән дәүләтләрнең гражданы булган затлар һәм әлеге дәүләтләрдә даими яшәү урынына ия булган (гражданлыгы булмаган) затлар уллыкка бала ала, ягъни балага опекун (попечитель) була алмый», — диелә закон проектына аңлатма язуында.
Закон проекты Татарстан Гаилә кодексының маддәләрен тиешле нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим итә. Документ ТР Дәүләт Советында алдан карау этабында.