Татарстанда балаларны чайлдфри пропагандалаудан якларга ниятлиләр
Татарстанда балаларны бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан якларга ниятлиләр. Закон проектын республика парламентына ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары кертте.
«Дәүләт нигезләренең берсе – гаилә. Аның иң мөһим функциясе – төрле буыннарның социаль дәвамчанлыгын һәм элемтәсен тәэмин итүче шәхес һәм гражданин һәрьяклап үссен һәм социаль яктан уңышлы өлгерсен өчен кирәкле мохит булдыру», - диелә закон проектына аңлатма язуында.
Документ «ТРда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында»гы законны федераль законнарга яраклаштыру өчен әзерләнгән.
«Традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм ныгыту максатыннан, республика законының 4 маддәсен балаларны бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклау турында нигезләмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтелә аңлатма язуында.