Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Эксперт автомобильчеләргә ягулыкны экономияләү турында киңәш бирде

0

Шәхси автомобиль хуҗалары круиз-контроль ярдәмендә ягулык сарыф итүне киметергә мөмкин. Бу хакта ID20 автопаркы белән идарә итүне автоматлаштыру программасының генераль директоры Михаил Комаров сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Ягулыкта экономияләргә теләгән шәхси автотранспорт хуҗалары өчен круиз-контроль кулланырга һәм машина йөртүнең экономияле стилен сакларга, шулай ук төрле автозаправка станцияләрендә файдалы лояльлек программаларын табарга киңәш ителә», - диде белгеч.

Эксперт сүзләренчә, трассада круиз-контроль даими тизлекне сакларга ярдәм итә, бу ягулыкның артык сарыф ителүен киметә (бигрәк тә озак сәфәрләр вакытында). Үз чиратында кэшбэк яки ташламалар белән төрле лояльлек программалары сизелерлек файда китерергә мөмкин.

Федераль агентлык әңгәмәдәше февральдә нефть продуктлары бәясенең үсеш ихтималын 1-2 процентка бәяләде, бу автопарклар чыгымнарында да, ахыргы кулланучылар чыгымнарында да чагылыш табачак. Компанияләргә экономияләү максатларында ул ягулыкның чыгымын һәм артык сарыф ителүен исәпкә алу белән бәйле барлык процессларны цифрлаштыруны тәкъдим итте.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2024 елда Татарстанда бензин маркасына карап 7,01–19,78 процентка, ә дизель ягулыгы 8,97 процентка кыйммәтләнгән. Яңа елда республикада бензин бәясе инде ике атна рәттән артмый.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев и Рублев ухудшили свои позиции в рейтинге ATP






Ближайший к Шойгу генерал раскрыл самые "жесткие тайны" Тимура Иванова: Заговорили о секретности. Гособвинение сделало заявление

В Химках после обновления открыли библиотеку

Московские зайцы завидуют сербам. Российской столице не светит опыт Белграда по бесплатному проезду на общественном транспорте

Собянин рассказал о востребованности московских медицинских сервиов в регионах