Теләченең Иске Җөри авылында махсус операциядәге хәрбиләр өчен токмач кистеләр
Теләченең Иске Җөри авылы халкы барлык җыелган әйберләрне Теләче авылында урнашкан волонтер штабына тапшырыр алдыннан, хәрбиләргә дип, токмач кисү эшен дә башкарды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
«Эшләүче кызларыбызның изгелеге исәпсез булып кайтсын, солдатларга барып ирешсен иде!» – диелгән хәбәрдә.