Хөкүмәт хәрби пенсияне 9,5 процентка арттырырга тәкъдим итте
Россия Хөкүмәте хәрби пенсионерларның пенсиясен 9,5 процентка арттырырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты тиздән Дәүләт Думасы каравына тәкъдим ителәчәк, дип белдерде саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов.
Картаполов билгеләп үткәнчә, закон проекты хәрби пенсияләрне 2024 елдагы фактик инфляция күләменә (ул 9,5 процент тәшкил итә) арттыру турындагы Президент карары нигезендә Саклану һәм Финанс министрлыклары тарафыннан әзерләнгән.
Саклану комитеты әлеге закон проектын хупларга һәм аны пленар утырышта фикер алышуга әзерләргә ниятли, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Проект нигезендә, 1 гыйнвардан хәрби пенсияләрне исәпләү өчен киметү коэффициентын 93,59 процент күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә, ул реаль түләүләрнең 2024 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 9,5 процентка артуын тәэмин итәчәк.
Шул ук вакытта, федераль бюджетта 2025 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләрнең пенсиясен 4,5 процентка арттыру өчен акча каралган.
Картаполов билгеләп үткәнчә, саклану комитеты, акчалата тәэмин итү һәм хәрби пенсияләрнең күләмен арттыруга аерым игътибар биреп, бу өлкәдәге законнарны яхшырту эшен дәвам итәчәк.