Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында Казан турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр

0

1 февральдә Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында «Прометей. Поэма Казанского огня» документаль фильмын күрсәтү һәм режиссер-документалист Дидар Оразов белән ачык диалог була. Чара «Шәһәр һәм кәсеп: Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмәсе уңаеннан үткәреләчәк чаралар программасы кысаларында үткәрелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайтында хәбәр итәләр.

Фильмда сәнгатьнең яңа төре – яктылык музыкасын булдырган уникаль проект – «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы турында сүз бара. Фильм күрсәтүдән соң Gorizont films продюсерлык үзәген җитәкләүче режиссер Дидар Оразов белән очрашу көтелә.

Фильмны 1 февральдә 17:00-19:00 сәгатьтә Зур сарайда музейга билет һәм теркәлү буенча кереп карап булачак.

2 февральдә шул ук режиссерның икенче кинокартинасы — «Казан [со]всем» фильмы күрсәтеләчәк. Әлеге фильм-альманах 6 фильмны үз эченә ала: «Казань – это дом» «Музей мусора», «Код искусства», «Казагь. Панк. Рок. Эпатаж», «К большой воде», «Romb».

Фильмда бүгенге Казанның тормышының төрле яклары турында сөйләнелә. Аны 2 февральдә 15:00-17:00 сәгатьтә Зур сарайда музейга билет һәм теркәлү буенча карап булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова победила Соррибес-Тормо и вышла во второй круг турнира WTA в Клуж-Напоке






Кинопоказ «Щелкунчик и волшебная флейта» в ТРЦ «Нора»

Zoom в России 2025: его преимущества и доступ

В SMI2 оценили запуск заказа рецептурных лекарств на Wildberries

Продюсер "Три дня дождя" Слэм: солист группы лечится в рехабе из-за депрессии