Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Кукмара районының Камышлы авылында дәүләт программасы буенча 30 йорт төзелә

0

Кукмара районының Камышлы авылында дәүләт программасы буенча 30 йорт төзелә. Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова хәбәр итә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нияз Ризвановның сүзләренчә, әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» проекты буенча салына.

«Бу программада катнашучылар арасында социаль өлкәдә эшләүчеләр дә, бюджет, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар. Программада төп шартларның берсе — авыл җирендә яшәү, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, тору урынында бер кешегә исәпләнгән мәйдан 18 квадрат метрдан артмау һәм, билгеле, түләп бара алу мөмкинлеге», — диде ул.

Кенәбаш авылыннан Лилия һәм Фәннур Баһамановлар да, 80х20 дәүләт программасында катнашып, биредән йорт алырга булган. Тик әле йортның ачкычлары кулларына тапшырылмыйча, күңел ышанмый, диделәр.

Баһамановларның булачак йорты 72 квадрат метр мәйданны алып тора. Ул Габдулла Тукай урамында урнашкан.

«Өй төзелә башлагач, бер-ике тапкыр килеп карап киттем, эшчеләр белән дә сөйләштем. Алар бик мактадылар. Беренче килгәндә, диварларын күтәрсәләр, икенчесендә түбә ябалар иде. Тәрәзәләр куйгач та читтән генә күз салып үттек. Инде ачкычларын кулга алып, исән-сау яшәргә язсын», — диде Фәннур Баһаманов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Пэм Шрайвер

Трофеи чемпионки Олимпийских игр по теннису Шрайвер вернулись к ней после кражи






Москва встречает весну без снега: прогноз эксперта о погоде в марте

"Вообще-то Санкт-Петербург – крупнейший город": Учёный предложил дать новое имя Финскому заливу

В храме Христа Спасителя прочитали "Отче наш" на алтайском языке

Коробки для пиццы: выбор и покупка с доставкой