Депутатлар һәм мәктәп укучыларының туклануына бертөрле таләпләр билгеләргә тәкъдим ителде
Мәктәп укучыларының һәм депутатларның туклануына карата бертөрле таләпләр билгеләргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасында «Яңа кешеләр» партиясе җитәкчесе урынбасары Сардана Авксентьева. Инициативалы проект Россия Хөкүмәтенә юлланган инде, дип яза «Москва» агентлыгы.
Парламентарий сүзләренчә, дәүләт хезмәткәрләрен һәм мәктәп укучыларын туклану мәсьәләсендә «тигезләү» түрәләргә һәм депутатларга укучыларны яхшы туклану белән тәэмин итәргә этәргеч бирәчәк.
Партия җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, бүгенге көндә депутатлар ашый торган ашханәләрдәге туклану белән мәктәп ашханәләрендәге туклануның сыйфаты бик нык аерыла. Парламентарийларга баланслы һәм сыйфатлы ризыклар бирелә, ә мәктәп укучылары исә еш кына бозылган ризыкларга, азыкның сыйфаты түбән булуга һәм ризык төрлелеге җитәрлек булмауга зарлана.
Авксентьева фикеренчә, моның сәбәбе продуктлар белән тәэмин итүчеләр төрле булуда. Мәктәп ашханәләре өчен еш кына иң арзан, ә түрәләр һәм депутатлар туклана торган ашханәләр өчен югары сыйфатлы тәэмин итүчеләр сайлана.
Элегрәк Казан лицейларының берсендә яңартылган мәктәп ашханәсе буйлап шәһәр мэры Илсур Метшин катнашында «рейд» узды. Балалар төрлечә укый, әмма бертөрле тукланырга тиеш, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы ашханәне караганнан соң. Бу хакта тулырак «Татар-информ» материалында укыгыз.