Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең мөһимлеген аңлыйлар

0

Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең республика структурасындагы мөһимлеген, кечкенә торак пунктларны үстерергә, аларны төзекләндерергә кирәклеген аңлау дәүләт әһәмиятенә ия. Республика җитәкчелеге һәм дәүләт хакимиятенең барлык органнары моңа аерым игътибар бирә. Бу хакта «Кече Ватан – Россиянең көче» II бөтенроссия муниципаль форумының икенче көне кысаларында журналистлар белән сөйләшкәндә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Саннар атамыйм, әмма шуны әйтәм, без бүген кечкенә шәһәрләрдәге һәм башкаладагы тормыш дәрәҗәсен тигезләү, торак төзү, торак пунктларны, ишегалларын төзекләндерү өлкәсендә зур бурычларны хәл иттек. Юллар, автобусларда йөртү һәм башка зур бурычларның чишелеше табылды», - дип билгеләде Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук ассызыклаганча, форумның региональ көне тәмамланганнан соң республика җитәкчелеге уңайлы шәһәр мохитен булдыру һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү өлкәсендәге эшчәнлеген тагын бер кат анализлаячак.

«Хакимият органнары эшчәнлегенең бу юнәлешенә игътибар артачак», - дип йомгаклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкли. Комиссия шул ук исемдәге илкүләм проектка кураторлык итә. Проектның максаты – торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак биналар һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, барлык кирәкле социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, җәмәгать транспортының хәрәкәт составын яңарту ярдәмендә уңайлы маршрутлар санын арттыру.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Тренер Абашкин заявил, что Соболенко удивила поражением в финале АО-2025






Ведущие архитекторы страны обсудили модернизацию школьных зданий

В Госдуме предложили разрешить детям менять необычные имена в случае травли

Юра Борисов рассказал об эмоциях от номинации на «Оскар» и встрече с Анжелиной Джоли

Купить лицензию МЧС для строительно-монтажных работ