Илсур Метшин: Россия көчсез муниципалитетлар белән көчле була алмый
Россия көчсез муниципалитетлар белән көчле була алмый. Казан мэры Илсур Метшин II «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумының икенче көне пленар сессиясе кысаларында шулай дип белдерде.
«Владимир Владимирович Путин каршында чыгыш ясаганда да, камера каршында да, камерасыз да мин безнең төп проблема – муниципалитетларда тотрыклылык булмау дип гел әйтә килдем. Без губернаторның кәефенә, масштаблыгына бәйле. Бу – нормаль хәл. Әмма миңа бәхет елмайды, мин Минтимер Шәрипович Шәймиев белән эшләдем, миңа хәзер дә уңыш елмая, чөнки бездә муниципалитетларны ярата һәм аларга ышана торган масштаблы, глобаль кешеләр бар», - дип искәртте ТР башкаласы мэры.
«Губернаторның мэрдан алда йөгерүенә бәйле йөзләгән мисал китерә алам, ә безнекеләр бернинди вәкаләтләребезне дә тартып алмый, һәрвакыт безгә ышана», - дип өстәде ул.
Метшин шулай ук муниципаль берәмлекләр эшенең закон чыгару базасын алыштыру кирәклегенә ышаныч белдерде.