Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны дәүләтнең нигезе дип атады
Муниципаль берәмлекләр - дәүләтнең нигезе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов II «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көнендә шундый фикерен белдерде.
«Кайбер түрәләр моны бәяләп җиткерми, әмма муниципалитетта эшләгән кеше буларак, безнең аңа мөнәсәбәтебез бик мөһим дип уйлыйм, чөнки бөтен тормышыбыз шунда уза», - дип белдерде Миңнеханов.
Ул әлеге форумга ярдәм күрсәткәне өчен Россия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
«Бу сөйләшеп утыра торган форум гына түгел, ә конкрет белем алу. Һәр төбәкнең бүлешә ала торган фикер-тәкъдимнәре бар. Татарстан нәрсә булдыра ала – бирәчәк. Сезнең өчен ул ачык», - диде Татарстан Рәисе.
Искәртеп узабыз, 2025 елда форумга әзерлек кысаларында гыйнвардан апрельгә кадәр Россиянең 16 субъектында беренче тапкыр төрле тематик юнәлешләргә (уңайлы торак һәм икътисадтан башлап халык белән үзара бәйләнешкә кадәр) багышланган Төбәк көннәре узачак.
II «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы РФ Президенты күрсәтмәсе белән үткәрелә, ул РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Миңнеханов шулай ук РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясен дә җитәкли.