Швециядә Коръән яндыру акцияләрен оештыручыны үтергәннәр
Кичә кич Стокгольмнан көньякка таба урнашкан Сёдертелье шәһәрендә тәнендә ату җәрәхәтләре булган 38 яшьлек ир-ат мәете табылган. SVT телеканалы хәбәр иткәнчә, сүз Сальван Момика турында бара. Ул Коръән яндыру акцияләрен оештыручы буларак билгеле. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Полиция әлегә инцидент һәм үтерелгән кешенең шәхесе турында аңлатма бирмәде. SVT мәгълүматларына караганда, тикшерүдә иминлек хезмәте катнаша. Берничә кеше инде тоткарланган. Фаҗига урынына кертмиләр, торак йорт тирәсендәге территорияне тикшерәләр.
Стокгольм округ суды «милләт билгесе буенча дошманлык уяту» турындагы эш буенча хөкем карарын игълан итәргә тиеш булган. Гаепләнүчеләрнең берсенең үлеме раслану сәбәпле, тыңлау кичектерелгән.
Сальван Момика 2018 елда Гыйрактан Швециягә килгән. 2021 елда өч елга илдә яшәүгә рөхсәт алган. 2023 елның җәендә ир-атны Стокгольмдагы дүрт урында Коръән яндыру белән бәйле дүрт эпизодта гаепләделәр.