Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Татарстан Курск өлкәсенә 50 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

0

Бүген Татарстаннан Курск өлкәсенә 2025 елда беренче гуманитар ярдәм колоннасы китте. Казаннан Курскка 50 тонна гуманитар йөк җибәрелде.

«Бу быел беренче ярдәм партиясе. Йөк Курск халкы һәм өлкә администрациясе соравы нигезендә тупланды. Бу юлы ярдәм яңа технология буенча җыелды: бер тартма – бер индивидуаль җыелма. Һәр җыелмада консервалар, печенье, май, ярмалар – бозылмый торган, кешеләргә көн саен кирәк була торган нәрсәләр», – дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Ярдәм Курск халкы ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган һәм индивидуаль җыелмалар итеп төрелгән. Бу ярдәмне кабул итү процессын шактый тизләтергә ярдәм итәчәк.

«Йөкне 160 волонтер дүрт көндә җыйды. Бу эштә шулай ук Татарстанның югары, урта махсус һәм башка уку йортлары катнашты. Алар кирәкле азык-төлек продуктларын – дүрт меңгә якын тартма, 50 тоннага якын продукция тапшырды. Ярдәм җыюны безнең оешма башлап җибәрде», - дип сөйләде «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» җитәкчесе Тимур Галәлетдинов.

Моннан тыш, гуманитар йөкне җыюда «Ярдәм янәшә!» хәйрия оешмасы катнашты. Бүген ярдәмне Курск өлкәсенә җибәрергә Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков та килде.

«Без ярдәм итеп кенә калмыйбыз, без кешеләргә Татарстан һәм бөтен Россия алар белән булуны күрсәтәбез. Ватандашларыбыз шундый авыр хәлдә булган чакта читтә калырга ярамый», - дип билгеләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Тренер Абашкин заявил, что Соболенко удивила поражением в финале АО-2025






Бельгия закрыла воздушное пространство

Хинштейн попросил экс-начальника ГУ МВД Москвы принять беженцев в его гостинице

У осужденного за бандитизм экс-начальника угрозыска Анапы изъяли имущество на 200 млн рублей

СКА победил "Спартак" по буллитам в матче КХЛ