Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Рөстәм Миңнеханов терәк булмаган торак пунктлар өчен үсеш программасы төзергә чакырды

0

Терәк торак пунктлар зур игътибарны ала, шул ук вакытта бу категориягә керми торган җирлекләрдә дә яхшы мөнәсәбәткә лаеклы кешеләр яши. Нәкъ менә шуңа да соңгылары өчен тиешле программа булдырырга кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов II «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне пленар утырышында, дип яза «Татар-информ».

«Илдә 40 миллионга якын кеше терәк торак пунктларда яши. Тормыш дәрәҗәсе ике тапкыр аерыла. Әгәр бу юлны дәвам итсәк, буш агломерацияләр алачакбыз. Анда да шундый ук кешеләр яши, алар да шундый ук мөнәсәбәткә лаек. Без Татарстанда бу эшне җайга салырга тырышабыз, әмма әлегә шулай ук ерак китә алмадык. Баланс кирәк. Шул категория өчен дә программа булырга тиеш. Киңәш буларак моны форум резолюциясенә кертергә тәкъдим итәбез», - дип искәртте ул.

Терәк торак пунктлар исемлегенә, кагыйдә буларак, авыл территорияләре керми. Шуңа бәйле рәвештә, билгеле бер күләмдә проблеманы хәл итә торган «Авылны комплекслы үстерү» программасы бар, дип өстәде Миңнеханов.

Шул ук вакытта, һәр төбәк башлыгы төзекләндерү буенча бурычлар исемлеген тәкъдим итәргә тиеш, ди Россия сенаторы, Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше Андрей Шевченко.

«Безнең бурыч – территорияләрне төзекләндерүгә системалы якын килүне тәэмин итү. Өстәвенә, төбәк, шәһәр, җирлек башлыгы стратегик бурычлар куярга тиеш. Әйе, программалар бар, әмма аларга, нигездә, терәк торак пунктлар керә, әмма башкаларның да планы бар бит. Биредә баланс табу бик мөһим. Карарны төбәк кабул итәргә тиеш», - дип килеште Шевченко Миңнеханов белән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова с уверенной победы стартовала на турнире WTA-500 в Линце






В Москве продолжается тёплая зима. Но снегопады ещё будут

Хинштейн попросил экс-начальника ГУ МВД Москвы принять беженцев в его гостинице

Сверхзвуковой самолёт: проект, который изменит авиацию России

В Москве аферисты выманили у пенсионерки золотые слитки и деньги в яркой коробке