Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

0

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка «Дуслык» орденын тапшырды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахмановның «Имеш, 70-кә дә җитмеш...» дип исемләнгән юбилей концерты башланды.

«Татарстан Республикасы Рәисе указы белән милли сәнгатьне үстерүдә зур казанышлары, күп еллык эшчәнлеге, мәдәнияткә керткән зур өлеше, олы хезмәте өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнә», - диде Марат Әхмәтов һәм Айдар Фәйзрахмановка орденны тапшырды.

Ул юбилярга ихтирам, хөрмәт белән Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның теләген, җылы сүзләрен ирештерде.

«Ихлас күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйм. Сез халыкның моңлы баласы, сөекле улы. Аллаһы Тәгалә Сезгә җыр-моңга сәләт биргән. Сез күптән җырчылык кысаларыннан чыгып күпкырлы эшчәнлек алып барасыз, талантлы яшьләрне туплап торасыз. Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәуләт ансамблен Татарстанның мәдәни илчесе итеп атар идем. Һәр төбәктә Сез татар халкын, мәдәниятен танытасыз», - диелгән иде Минтимер Шәймиев котлавында.

Минтимер Шәймиев Айдар Фәйзрахмановка алга таба да исән-имин, сау-сәламәт булып яшәргә, җырларга язсын, дип теләкләрен җиткергән. «Без ул җырларны рәхәтләнеп тыңларбыз», - диелгән котлауда.

Айдар Фәйзрахмановны якташлары котлый

Фото: © "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина

«Айдар Фәйзрахманов искиткеч зыялы, тирән әхлаклы, милли-мәдәни укытучылар гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендәге Айдар образын үрнәк итеп, улларына шул образ исемен биргәннәр. Айдар Фәйзрахмановка үзен таныту өчен бер җыры гына да диткән булыр иде. Әмма аның зур, олы хезмәте бар. Милли традицияләрне барлап, сәнгатьне танытып яши», - диде Марат Әхмәтов.

Ул Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблен республикабызның мәдәни бренды, ә Айдар Фәйзрахмановны милли символы дип атады. «Нәсел, әти-әнисе, Аллаһы Тәгалә бу кешегә никадәр талант биргән: гармунчы, җырчы, композитор, җитәкче, галим, мөгаллим!» - диде Марат Әхмәтов .

Айдар Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтте.

«Дуслык сүзе генә дә хезмәткә туры килә. Минтимер Шәриповичка кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, җиң сызганып ярдәм итәргә тырыша. Марат Әхмәтов белән бөтен Европаны урап чыктык. Алга таба да хезмәтебезне дәвам итәргә насыйп булсын иде. Рәхмәт», - диде Айдар Фәйзрахманов.

  • Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов 1955 елның 30 гыйнварында Арча районы, Урта Бирәзә авылында туган. Җырчы (лирик тенор), музыкант, дирижер. Россиянең атказанган (2009), Татарстанның халык (1997) артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе. 150дән артык җыр иҗат иткән.
  • Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган. 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли башлый. 2015 елдан Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры булып эшли.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сыграет на грунтовом турнире ATP-500 в Барселоне






Стала известна программа зимнего фестиваля Башмета в Сочи

В Москве аферисты выманили у пенсионерки золотые слитки и деньги в яркой коробке

В Москве продолжается тёплая зима. Но снегопады ещё будут

Симпатичный Остпап Бендер очаровал всех, легенда «красно-белых» хохотал, Питер ликовал. «Спартак» — СКА: фото