Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Галим ясалма интеллект аркасында юкка чыгу куркынычы янаган һөнәрләрне атады

0

Ясалма интеллект барлыкка килү кешедән механик карарлар кабул итүне таләп итә торган һөнәрләрнең юкка чыгуына китерергә мөмкин. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты фәлсәфә факультетының «Биоэтика» магистр программасы җитәкчесе, фәлсәфә һәм белем бирү кафедрасы мөдире Елена Брызгалина «Радио 1»гә биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Биоэтика белгече ясалма интеллектның техника базарына кешегә караганда тизрәк анализ ясавына, фикерләр буенча рейтинг төзүенә һәм нәтиҗә (ягъни кеше файдалана торган карар) чыгаруына бәйле мисал китерде.

Әмма әзер юнәлешләр булмаган, шулай да кешелек кыйммәтләренә нигезләнгән сайлау ясарга кирәк булган урыннарда ясалма интеллект кешеләр хезмәтен алыштыра алмый, ди тикшеренүче.

«Максат һәм аңа таба хәрәкәт итү алымнарын билгеләргә кирәк булганда, без чынлыкта да кешеләр кебек эш итәбез. Бүгенге көндә ясалма интеллект кешегә хас бу кыйммәтләр системасына, ихтыярга ия түгел», - дип искәртте ул.

Шуның белән бергә ясалма интеллект, Брызгалина сүзләренчә, «когнитив функцияләр һәм хис-кичерешләрне чагылдырырга» сәләтле. «Шуңа күрә иҗат таләп итмәгән, процентлар исәпләү яки механик рәвештә эш итүне таләп иткән һөнәрләр юкка чыгачак», - ди галим.

Шуңа бәйле рәвештә, Брызгалина Россия позициясен искәртте, аның нигезендә ясалма интеллект алымнары кешегә хисап бирергә тиеш. Ул ясалма интеллект өлкәсендә Этика кодексында теркәлгән. 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС форумында РФ Президенты Владимир Путин башка илләргә дә әлеге кодекска кушылырга тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Зарина Дияс

Сенсацией обернулся матч Зарины Дияс за четвертьфинал турнира в Мумбаи






Азербайджан закрыл Русский дом: Баку ждёт реакции Москвы

Радикально похудевший комик Александр Морозов насмешил жителей Тогучина

HR-эксперт: Нетипичные названия вакансий не намекают на изменения условий на рынке труда

Глава МИД Азербайджана ждет ответных мер от Москвы после закрытия Русского дома