"Синең балалар белән яшәргә хакың юк". Төньяк Кавказда аерылышучыларның балаларын мәхкәмә күп очракта әтиләренә бирә
Саннет (исеме үзгәртелгән) Ингушетиянең Магас шәһәрендә яши. Аның элекке ире Саннетның икенче тапкыр кияүгә чыгуын белгәч, балалар белән күрешүенә комачаулый башлый һәм аларга алимент таләп итә. Саннет мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп ярдәм эзли, ләкин эш барышында хөкемдар да, адвокат та аңа: "Яңа ирең булганга, синең балаларга хокукың юк", – дип белдерә. Нәтиҗәдә, Саннетка улын айга бер һәм кызын атнага бер тапкыр күрү рөхсәт ителә. Бу очрашулар да сирәк эләгә – элекке ире балаларны алып килүдән баш тарткан чаклар күп була. Моннан тыш, ул каршы шикаять бирә – һәр бала өчен 13 мең сум алимент таләп итә.
"Мин балаларымның минем кебек интегүен теләмим"
"Мине дә балачакта, әнием икенче тапкыр кияүгә чыккач, аннан аердылар", дип уртаклаша Саннет. "11 яшемдә үги әни белән, минем өчен чит кеше белән яшәргә мәҗбүр булдым. Әнием шалтыратканда, аңа мине: "Ул өйдә юк", дип әйтәләр иде, миңа әнием белән сөйләшергә рөхсәт итмәделәр. 18 яшькә җиткәч, әнием яшәгән авылда торганга, беренче очраган кешегә кияүгә чыгарга ризалаштым. Әниемә якын булу теләге көчле иде. Әлбәттә, мин балаларымның минем кебек интегүен теләмим, шуңа күрә алар өчен көрәшәм", ди ул.
Саннет 2012 елда кияүгә чыга, ике бала тудыра. Кызы туганнан соң озак та үтми, ире: "Син миңа туры килмисең, яңа хатын алам", дип белдерә һәм үзенә кәләш табуын әйтә. Аерылышканнан соң, Саннетка балаларын үзендә калдырырга рөхсәт итәләр, ләкин 2020 елда эшен югалткач, хатын балаларын берничә айга әтиләренә бирергә мәҗбүр була.
"Мин аннан балаларны вакытлыча алуын сорадым, эш тапкач, үземә кайтарачакмын дип килештек. Ул ризалашты, чыннан да, балаларга минем белән яшәве яхшырак дип саный иде. Әмма ул алдады: балалар белән атнага бер тапкырдан да ешрак күрешә алмадым. 2022 елда ул мәхкәмә карарын рәсмиләштерүен һәм балаларның үзендә яшәячәген белдерде", дип дәвам итә Саннет.
Саннетның элекке ире аның икенче тапкыр кияүгә чыгуын белә һәм шуннан соң улын һәм кызын әниләре белән күрештерүдән баш тарта. Мәхкәмәдә ул болай ди: "Бер танышым миңа: "Нигә син балаларны элекке хатының белән күрештерәсең? Ул бит икенче тапкыр кияүгә чыккан, башка ир белән яши. Минем балаларым анда нишли?" диде. Шуннан соң балаларны алып кайттым һәм башка илтмәдем. Балалар хәзер минем белән яши, бөтен шартлар каралган, алар физик һәм рухи яктан авырлык күрми".
Саннетның икенче никахына мәхкәмә дә игътибар итә. 2024 елның июнендә чыгарылган карарда болай диелгән: "2022 елда балаларның яшәү урыны әтиләре белән билгеләнгән һәм бу карарны беркем дә шикаять итмәгән. Моннан тыш, аларның әнисе яңадан кияүгә чыккан, яңа гаиләсе һәм баласы бар".
"Мәхкәмәдә нәкъ шулай дип әйттеләр: "Син кияүгә чыккансың, аннары тагын кияүгә чыгасың, балаларны ташлап китәсең", дип искә ала Саннет. – Әтиләре дә икенче гаилә корды, аның башка хатыны бар. Нигә балалар үги ана белән яшәргә тиеш? Ләкин юк, миңа: ир-атның икенче никахы бернинди проблем түгел, балаларны ул тәрбияләсен, диләр".
"Республика башлыгы боерыгында балалар әтиләре белән булырга тиеш диелә"
Ингушетиядә яшәүче Лилия исә шулай ук икенче тапкыр кияүгә чыгуы аркасында өч баласын үзенә ала алмавы турында сөйли. Балаларына тугыз, җиде һәм дүрт яшь. Мәхкәмә аның элекке ире ягына баскан.
Чечняда яшәүче Сабина да үзе белән булган хәл турында сөйли. Ул җәберләүләр аркасында 13 ел бергә яшәгән иреннән аерылган. Аерылышканнан соң баштагы чорда балаларны күргән, әмма икенче тапкыр кияүгә чыккач, элекке иренең гаиләсе моны тыя башлаган. "Шуннан соң җәһәннәм башланды. Балаларга: "Сезнең әниегез сезне ташлады, башка иргә алмаштырды", дигән коточкыч сүзләр әйтәләр иде. Аларны күрергә рөхсәт имтәделәр", дип сөйли ул.
Берничә айдан соң Сабинаның элекке ире прокуратурага гариза яза, анда ул хатынының балалар тормышында катнашмавын һәм аларны тәэмин итмәвен әйтә. Сабинага элекке ире хисабына акча күчерү турында килешү тәкъдим итәләр, ләкин ул риза булмый, һәм эш мәхкәмәгә тапшырыла. Сабина балаларның яшәү урынын үзендә билгеләү һәм милекне бүлү турында шикаять бирә.
"Мәхкәмә башлангач, адвокатлар миңа: "Әгәр дә син икенче ирең белән рәсми аерылышкан булмасаң, балалар өчен берни эшли алмаячакбыз", дип кисәттеләр. Хөкемдар миңа турыдан-туры: "Сиңа балалар белән ирең арасында сайларга туры килсә, син нишләрсең?" дигән сорау бирде. Опека башлыгы: "Республика башлыгының балалар әтиләре белән булырга тиеш дигән боерыгыгы бар һәм мин шуңа буйсыначакмын", дип кычкырды", дип искә ала Сабина.
Сабинаның адвокатлары балаларның атасы аларны тулысынча тәэмин итә һәм тәрбияли алмавын исбатлый. Мәхкәмә балаларны тәрбияләүне Сабинага тапшыра, ләкин элекке ире тыңламый. Берничә елдан соң гына, улы, 12 яшь тулгач, әнисе белән яшәргә теләвен әйтә, һәм аны әнисенә җибәрәләр. Кызы исә университетта укый һәм әтисе гаиләсендә яши.
Мондый эшләрдә мәхкәмәләр Гаилә кодексына таянырга тиеш, әмма Төньяк Кавказ республикаларында алай түгел, дип сөйли төбәктә эшләүче адвокат (исеме редакциягә билгеле).
"Әни кеше балаларны тәрбиягә алуга гариза биргәннән соң, гадәттә, без балаларның әтиләреннән ризасызлык белдергән дәгъвалар һәм янаулар алабыз. Балалар мәхкәмәдә үзләре әтиләре белән яшәргә теләүләрен әйтсә дә, хөкемдарлар аларга психологик басым ясалганмы һәм бу аларның мәнфәгатьләренә туры киләме икәнен тикшереп тормый. Әти кеше эштә, ә балалар көн буе чит кеше белән өйдә. Балаларга үги ана белән түгел, ә үз әниләре белән булу яхшырак түгелме?", ди ул.
Чечня һәм Ингушетиядә һәр мәхкәмәдә ир кеше тарафдары: "Ул тагын кияүгә чыгарга мөмкин", дип әйтә, ди адвокат: "Мин мәхкәмә барышында әнинең икенче никахы турында дәлилләр китергән тарафны туктатам. Без нәрсә турында сөйләшәбез? Бу – дөньяви мәхкәмә! Әгәр дини кагыйдәләр белән хәл итәргә телисез икән, шәригать мәхкәмәсенә барыгыз. Ләкин хөкемдарларның үзләренә дә җирле традицияләр йогынты ясый, чөнки алар монда туып үскән һәм тәрбияләнгән. Әмма мәхкәмәләшүне дәвам итеп, югарырак инстанцияләргә, мисал өчен Пятигорски яки Мәскәүгә мөрәҗәгать итсәң, андагы хөкемдарларга Кавказ гадәтләре йогынты ясамый".
Адвокат сүзләренчә, бу республикаларда әнинең икенче тапкыр кияүгә чыгуы яки моңа теләк белдерүе мәхкәмә карарына нык йогынты ясый: "Хөкемдарлар миңа үзара: "Балаларны әниләре белән калдыру – безнең менталитетка туры килми", дип әйтә. Мин алардан: "Әнидән алимент түләтү – ул безнең менталитетка туры киләме?", дип сорыйм. Алар йә дәшми, йә килешәләр".
Төньяк Кавказ республикаларында күп хатын-кызлар өйдәге көч кулланудан качып читкә китә. Хокук саклау оешмалары күп очракта моңа каршы чара күрми һәм җирле хатын-кызларны ирләре һәм туганнары тарафыннан эзәрлекләүдән якламый. Гадәттә аерылышу очрагында, балалар ирдә кала. Балаларны алмасыннар өчен һәм инде тартып алынганнарын кире кайтару өчен хатын-кызлар хокук яклау оешмаларыннан ярдәм сорый.
Төньяк Кавказда ирләр Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда хатын-кызларга карата кылынган җинаятьләр өчен җәза алудан ешрак кача. Бу нигездә кыйнау, җенси көч куллану, балаларны урлау кебек гамәлләргә кагыла.
Язманың оригиналы: Кавказ.Реалии
Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!