Азнакайда ат өстендә көрәш ярышларында чит төбәк спортчылары да ярышачак
1 февральдә 10.00 сәгатьтә Азнакайның Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча ярышлар уздырыла. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.
Халык телендә «Аударыш» дип йөртелгән әлеге ярышларда чит төбәк спортчыларының да катнашуы көтелә.