Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Кукмара өченче урта мәктәбендә хәрбиләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды

0

Кукмара өченче урта мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Геройлар, әлеге белем йортының чыгарылыш укучылары Айрат Әсгатҗанов, Максим Мошкин истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, районның «Офицерлар союзы» рәисе вазифасын башкаручы Раиф Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, хәрбиләрнең якыннары, сыйныфташлары, укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты.

Әсгатҗанов Айрат Рафил улы 1973 елда туа. Ул әлеге мәктәптә 1980-1990 елларда белем алган. Ул 2024 елның 17 гыйнварында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була.

1999 елда дөньяга килгән Мошкин Максим Анатольевич биредә 2006-2016 елларда укыган. Максимның гомере 2024 елның 25 октябрендә өзелгән.

Хәрбиләрнең икесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр.

Тантанада райондашларыбыз турында җылы сүзләр әйтелде, хатирәләр барланды.

Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталар янына чәчәкләр салдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Первая ракетка мира Янник Синнер завел YouTube-канал






Инъекции, помилования и 30-летнее ожидание. Что нужно знать о смертной казни в США

В Нижнем Новгороде произошел пожар в нежилом доме на площади 300 кв. м

В едином направлении: лифтовой отрасли необходимо объединение всех участников рынка

Эксперт дал советы по планированию летнего отдыха