Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда капиталь ремонт программасын киңәйтү буенча йортлар исемлеге төзиләр

0

Татарстанда капиталь ремонт программасын киңәйтүгә бәйле рәвештә агымдагы елда республика районнарында өстәмә рәвештә тәртипкә китереләчәк күп фатирлы торак йортлар исемлеген төзү эше дәвам итә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте йортында традицион киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видео-конференц-элемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Докладчы искәрткәнчә, 2025 елга күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары лимиты өстәмә рәвештә 3 млрд сумга, ягъни 10 млрд 341 млн сумга кадәр арттырылган.

Министр сүзләренчә, бүгенге көндә муниципаль берәмлекләр өстәмә лимит буенча йортларның якынча исемлеген тәкъдим иткән инде. Хәзер объектның проблемалары һәм җитешсезлекләре язылган ведомостьларны Татарстан Дәүләт торак инспекциясе белән килештерү һәм торак фонды мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында программа формалаштыру бара, дип ачыклык кертте ул.

Муниципалитетлар башлыкларына эшне киләсе атнада төгәлләргә кирәк, дип белдерде Марат Айзатуллин.

Моннан тыш, 2024 ел ахырында торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан расланган күләмнәр кысаларында электрон аукционнар үткәрелә. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе 440 йортта подрядчы оешмалар билгеләнүен белдерде. Аларның 115ендә лифтлар алыштырыла, 325ендә төзелеш-монтаж эшләре башкарыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Калинская снялась с матча по ходу полуфинала турнира WTA-250 в Сингапуре






Более 150 культурных мероприятий прошло в Ставрополе за год

Лошадь якутянина одержала победу на конных скачках в Дубае

Более 20 сервисов и проектов реализовали в столичном метро

Как критикующий страну Алексей Кортнев нашел новый способ зарабатывать