Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов: Сталинград сугышында ТАССРның йөзләрчә мең кешесе катнашкан

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә Сталинград сугышында Татарстан АССРның йөзләрчә мең кешесе катнашуы турында искәртте. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иртәгә, 2 февральдә, Россиянең чираттагы хәрби дан көне — Совет армиясенең Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар итүе билгеләп үтеләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Сугышта республикадан йөзләрчә мең кеше катнашкан, йөзләрчә мең. Шул исәптән — Татарстанда формалашкан икенче укчылар дивизиясе», - дип өстәде ул.

«Анда 22 мең якташыбыз һәлак була. Аларның барысын да истә тотарга кирәк!» - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарста Рәисе кичә Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшыру турында искә төшерде. Бүләкләнүчеләрнең берсе оркестрдан танго башкарырга сорады (музыкантлар вальс башкарырга әзер дип җавап бирде).

«Бездә шундый ветераннар — үрнәк алырлык! Ләкин без дә игътибар күрсәтергә тиеш <...>. Бик тантаналы, бик күңелле оештырылган иде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республикада иң өлкән ветеранга 101 яшь.

Татарстан Рәисе шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын 7 февральдә ТР Дәүләт гербы көне билгеләп үтеләчәгенә юнәлтте.

«<...> Россия һәм безнең - Татарстан символлары һәрвакыт булырга тиеш, һәм без бу хакта сөйләргә һәм алар белән горурланырга тиеш. Шуңа күрә барысы да бездән тора!» — диде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сыграет на грунтовом турнире ATP-500 в Барселоне






13 февраля состоится онлайн-конференция компании e-staff «Автоматизация подбора персонала 2025»

Суд арестовал бывшего зампредседателя правления «Роснано»

Можно платить меньше: как сэкономить на платежах за ЖКУ

В Подмосковье мужчина попал под поезд и выжил