Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025

Песошин Татарстан халкын Сталинград сугышында җиңүнең 82 еллыгы белән котлады

0

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Кызыл Армия Сталинград сугышында җиңүгә 82 ел тулу белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән хәрби дан көне — Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлыйм», - дип билгеләп үтте Премьер.

«Сталинградны яклаучылар, үзләрен кызганмыйча, көн саен батырлык һәм кыюлык күрсәтте, гомерен куркыныч астына куйды, дошманны Иделгә якын китермәде», - дип ассызыклады ул.

«Сталинград сугышы – кешелек тарихында иң озак дәвам иткән һәм иң канкойгыч сугышларның берсе. Бу яуда йөзләгән мең совет сугышчысының һәм тыныч халыкның гомере өзелде. Геройларыбызның фидакарьлеге, батырлыгы һәм гаҗәеп рухи көче дөнья тарихына мәңгелеккә язылып калды», - дип билгеләде Песошин.

«Безнең изге бурыч – хәтерне саклап калу һәм халыкның бөек батырлыгы, кыюлыгы һәм Туган илгә фидакарь хезмәте турында дөреслекне буыннан-буынга тапшыру», - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

«Сугыш ветераннары, Сталинградны яклаучылар, сезнең алда баш иям! Сезнең батырлык беркайчан да онытылмаячак. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янында имин тормыш телим», - дип йомгаклады Алексей Песошин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев оставил ироничную надпись на камере на турнире ATP в Индиан-Уэллсе






На Госуслугах может появиться сервис по запрету оформления sim-карт

«Целая армия. На СВО чуток побольше»: министр МВД России назвал точное число мигрантов-нелегалов — БлокнотРУ — Мигранты в России последние новости. Мгранты последние новости. Новости мигранты. Мигранты новости. Мигранты в Москве последние новости. Мигранты новости. Мигранты в России последние новости на сегодня. Мигранты последние новости. Мигранты новости сегодня. Новости про мигрантов

Al Jazeera: более 230 военных погибли при столкновениях в Сирии

Бывшие американские служащие посетили Музей Победы в Москве