Лаешның Атабай авылында янгыннан зыян күргән Ибраһимовлар гаиләсенә 1 млн сум җыйганнар
Лаеш районы Атабай авылында йортлары янган пенсионерлар Рәхилә һәм Хәмит Ибраһимовларга хәйриячеләр һәм район халкы 1 миллион сум акча җыеп биргәннәр. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Алар янгыннан зыян күрүчеләр акча җыюда катнашкан барлык якташларына «рәхмәт» әйтәләр.
Акчаны Ибраһимовларга Лаеш якташлык җәмгыяте тапшырды.