Новосибирск өлкәсе татар автономиясе «Милли бизәк» конкурсында катнашырга чакыра
«Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы «Милли бизәк» өлкә конкурсында катнашырга тәкъдим итә. Бәйге 1 мартта башланып китә, өч этапта уза һәм 19 апрельдә төгәлләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Конкурсның максаты – татарча кием-салым, аксессуарлар һәм бизәнү әйберләрен модельләштерү һәм конструкцияләү өлкәсендә талантлы оста-дизайнерлар табу.
Бәйгедә 16 яшьтән башлап катнашырга мөмкин. Бу индивидуаль осталар да, иҗади берләшмәләр дә була ала.
Конкурста катнашу өчен индивидуаль осталар яки иҗади берләшмәләр һәм коллективлар гариза тутырырга тиеш.